Хәвеф-хәтәр
6 гыйнвар 2024, 18:56

Бала тәрбиячегә пычак белән ташланган

Аллаһ сакласын! 

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Балалар сәламәтләндерү лагеренда 11 яшьлек малай тәрбиячене пычак белән яралаган. Вакыйга Санкт-Петербург янындагы “Заря” лагеренда теркәлгән.

“Фонтанка” басмасы чыганагы  сүзләренчә,  бала  башта кулларын болгый башлаган,  соңыннан пычакка үрелгән. Тәрбияче хатын малайдан пычакны тартып ала алган, әмма шул вакытта киселгән. “Фонтанка” язуынча, бала психик авырудан җәфаланган  һәм психик-неврология диспансерында исәптә торган. Вакыйгадан соң малайны дәваханәгә алып киткәннәр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас