+21 °С
Болытлы
Уфадагы күпкатлы йортларының берсендә лифт өзелгән. Эчендә биш кеше булган.
Бу хәл 2 гыйнварга каршы төндә Революция урамындагы йортларның берсендә теркәлгән.
Видеодан күренгәнчә, алтынчы катта биш кеше лифтка керә. Аска төшеп барганда, 2нче кат тирәсендә, лифт өзелеп китеп, җиргә төшеп утыра.
Барысы да исән кала. Соңрак коткаручылар килеп, ирләрне чыгаралар.
Җиргә каты төшеп бәрелү аркасында пассажирларның берсе аягын авыттырган. Ләкин дәваханәгә барудан баш тарткан.