Кичә, 2 гыйнварда, Туймазы районында янгын теркәлгән. 112-Системасы чакыруларын эшкәртү үзәгенә Илчембәт авылында янгын чыгу турында хәбәр килә. Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә 1964 елгы ике кеше һәлак булган.
Янгынның ни сәбәпле чыгуы ачыклана.
2 гыйнвар төнендә Аскын районы Кубияз авылында да фаҗига теркәлә. Андагы янгында өлкән яшьтәге ир үлгән.
“Янгын бүрәнә йортта чыкты. Кызганычка каршы, янгын сүндергән вакытта 1951 елгы ир гәүдәсе табылды. Янгынның беренчел сәбәбе – ут белән саксыз кылану”, – диләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәсендә.
Янгынның төгәл сәбәбен тикшерү-оператив төркем һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе ачыклаячак.
Чыганак: bashinform.ru