Хәвеф-хәтәр
1 гыйнвар 2024, 16:44

Яңа ел төнендә алты балалы гаиләгә бәла килгән

Йортлары янып, 8 кеше тораксыз калган. 

1 гыйнвар төнендә сәгать өчләр тирәсендә Дүртөйле районы Әңгәсәк авылының Колхозчылар урамындагы йортта янгын чыккан. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, йортта сигез кеше яшәгән, шул исәптә алты бала.

Бәхеткә, бар да исән-сау, бинада урнаштырылган янгын извещателе фаҗигане булдырмаска ярдәм итә.

“Янгында каза күрүче юк. Хатын сүзләренчә, веранданың почмагында янгын чыгуын балалар күреп калган, төтен тиз арада йортка таралган, извещатель сигнал бирә башлаган. Йорттагылар барысы да ишектән тышка чыгып өлгергән. Вакыйга урынына килеп җиткән коткаручылар 40 минут дигәндә дөрләп янган йортны сүндерде”, – диләр ведомствода.

Янгын чыгуның сәбәбен урамдагы гирлянданы кушкан озынайткыч җайланмада  күрәләр. Ул төзек булмаган. Әлегә гаиләне туганнары үз янына яшәп торырга  чакырган.

Эх, шул гирляндаларны...  Элек чыршыга гына элсәк, хәзер тәрәзә чаршауларына да, йорт стеналарына да, ихатадагы һәм урамдагы агачларга да эләбез аны. Кемдер матур булсын, балалар сөенсен, ди, кемдер, “әнә, фәләннәр элгән, мин аңардан киммени”,  ди. Матурлык һәм купшылык артыннан куучылар хәвефсезлек техникасын да төгәл үтәсә иде...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас