Хәвеф-хәтәр
30 декабрь 2023, 15:55

“Авылда клуб һәм медпункт яна...”

Янгын сүндерүчеләргә шундый хәбәр килгән. Ни кызганыч, Яңа ел чорында янгын хәвефе арта. 

Бүген, 30 декабрьдә, Дүртөйле районының Сикәлекүл авылында клуб һәм медпункт урнашкан бинада көн уртасында ут чыккан.

Янгын сүндерүчеләргә шундый хәбәр килгән. Ут белән 12 кеше һәм 4 техника көрәшкән. Нәтиҗәдә 15 квадрат метрны ялмап алган янгынны сүндергәннәр.

Бәхеткә, каза күрүчеләр юк. Әйтүләренчә, ут чарлакта чыккан.

Әйткәндәй, Башкортстанда бүгеннән алып 2024 елның 9 гыйнварына кадәр янгынга каршы режим кертелде. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсеннән хәбәр итәләр.

Гадәттә, ни кызганыч, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында еш кына янгыннар чыга. Әлеге режим шундый күңелсез хәлләрне кисәтү максатында кертелгән.

Бурдан кала, уттан калмый, диләр. Игътибарлы һәм сак булыйк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас