

Уфа районы прокуратурасы интернетта 11 яшьлек баланы автобустан төшереп калдырганнар дигән хәбәрне тикшергән. БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, быел ноябрь аенда “Микрорайон Спутник с.Чесноковка – г.Уфа (ГДК) муниципальара маршруты буенча хәрәкәт иткән пассажир тарнспорты водителе “Алга” бердәм транспорт картасы буенча юл хакын кабул итмичә, 11 яшьлек малайны төшереп калдырган.
Нәтиҗәдә 40 минут икенче автобусны көткән бала дәрескә соңлаган.
“Бу уңайдан район прокуратурасы инициативасы буенча водитель 5 мең сум күләмдә административ җаваплылыкка (“юл йөрү өчен түләүне расламаган 16 яшькә кадәрге һәм балигъ булган озатучысы булмаган баланы автобустан мәҗбүри төшереп калдыру”) тарттырылган”, – диләр бу хакта Прокуратурада.
Чыганак: bashinform.ru