Хәвеф-хәтәр
29 декабрь 2023, 07:48

Төтен датчигын шкафка яшереп, чак гаиләсез калмаган

Сәбәбе - гаилә башлыгының өйдә рәхәтләнеп тәмәке көйрәтергә  теләве. 

Түбәнге Новгород шәһәрендә яшәүче ир, аңа тәмәке тартырга комачаулаган төтен датчигын шкафка яшереп, чак-чак кына гаиләсен харап итмәгән.

Ni Mash Телеграм-канал язуынча, биш балалы ир белән хатын  тәрәзәдә һәм чыршыда гирляндаларны янып торган килеш калдырып, йокларга яткан. 18 кв. м. мәйданда янгын чыккан. Ялкын җиһазларны ялмап алган, бар да янып беткән диярлек.

Төтен датчигын моңа кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре урнаштырып киткән булган. Әмма бу хәл гаилә башлыгына ошамаган – сигналлы корылма аңа фатирда тәмәке тартырга комачаулаган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас