

Кичә кич УМПОның 39нчы санлы коллектив бакчасында торак йортка ут капкан. Янгын сүндерүчеләр бу хакта белеп, 9 минут үтүгә вакыйга урынына килеп җиткән. Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре берничә минуттан 50 кв метр мәйданда дөрләгән янгынны сүндергән.
“Янгын нәтиҗәсендә 1984 елгы ир каза күргән. Аның муены, гәүдәсе, башы, кул-аяклары һәм югары сулыш юллары нык пешкән”, – дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Янгын мичне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккандыр ңип фаразлана.
Чыганак: bashinform.ru