

Кичә, 27 декабрь иртәсендә, Екатеринбургның Опалихинская урамындагы 31 санлы йортта яшәүчеләр подъезд төбендә өшеп-туңган балалы хатынга тап булган. Аларның икесе дә җылы киемсез булган. Хатын чак-чак кына тезләнеп хәрәкәтләнә алган – шулкадәр өшүдән аяклары сизмәгәндер, күрәсең. Күршеләре тиз арада полиция һәм ашыгыч ярдәм чакыртканнар, һәм инде, әлбәттә, җылынсыннар дип подъездга керткәннәр.
Хатынның улын балалар дәваханәсенә озатканнар. Ананы да госпитализацияләгәннәр. Аяклары йөрмәгәнлектән медиклар хатынны ашыгыч ярдәм машинасына кадәр носилкаларда алып барган.
–Ярый әле күрше ир иртән чыккан, – дип сөйләгән E1.RU порталы укучысы. – Иртәнге сәгать биштә булды бу хәл. Күршебез иртән эшкә барырга дип чыккан һәм подъезд төбендә балалы хатынны күргән.
Соңрак Екатеринбург шәһәре полициясе бу хәлгә карата үз аңлатмасын җиткерде.
–Хатынга һәм аның баласына карата законсыз гамәлләр кылынмаган. Тиешле ярдәм күрсәтү өчен аларны медикларга тапшырдылар, – диләр полициядә.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре балалы хатынның фатирдан үзаллы чыгуларын хәбәр итә. Әмма бу хәлнең сәбәпләрен аңлатмый.
E1.RU порталының хәбәре астында укучыларга мөрәҗәгать урнаштырылган. “Әгәр сез бу хатын-кызның кем икәнен белсәгез, безнең белән элемтәгә чыгыгыз”, – диелгән анда.
Чыганак: E1.RU