Хәвеф-хәтәр
27 декабрь 2023, 06:24

Ауга киткән ир буранда адашкан

Буранда рәхәтләнеп өеңдә утыр да бит...

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Агыйделдә яшәүче хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Ханым сөйләвенчә, аның 76 яшьлек ире Краснокама районының Саклау авылына ауга киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Югалган аучыны эзләүгә полиция хезмәткәрләре һәм коткаручылар юлланган.  

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында мәгълүматы буенча, эзләү чаралары нәтиҗәсендә икенче көнне иртән  юл-патруль хезмәте экипажы составындагы полиция лейтенанты Руслан Сәгъдиев белән кече лейтенант Артур Зуев аучыны Саклау авылыннан 30 км ераклыкта тапканнар. Ул урманда бер тәүлеккә якын вакыт үткәргән.

Хокук сакчылары иргә тиешле ярдәм күрсәткән. Аучы буран аркасында адашуын сөйләгән: ул куян эзе буенча киткән,  тик  кире юлны таба алмаган, чөнки эзләрен  кар каплап өлгергән.

Автоинспекторлар аучыны Агыйделгә өенә кайтарып куйганнар. Ирнең гаиләсе һәм туганнары аны эзләүдә һәм коткаруда катнашканнарга рәхмәтләрен җиткергән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас