

Хакасиядә агач шугалак җимерелү сәбәпле җиде бала каза күргән. SHOT Телеграм-каналы язуынча, шугалак өстендә балалар җыелып торган 3 метр биеклектәге мәйданчык тиешенчә беркетелмәгән булган. Бу хәл Усть-Абакан поселогының базар мәйданында теркәлгән.
Бер-бер артлы шуып төшәр өчен шугалакка 10 бала менгән. Вакыйга урынына килгән медиклар җәрәхәтләнгән балаларга ярдәм күрсәткән 9 һәм 10 яшьлек кызларны Абакан дәваханәсенә озатканнар, аларның аяклары сынган, тагын бер баланың умырткасы җәрәхәтләнгән, калган биш балада төрле җәрәхәтләр теркәлгән, аларны күршедәге Черногорск шәһәре дәваханәсенә алып киткәннәр.
Хаксия прокуратурасы тикшерү оештырган, авыл хакимияте вакыйга нечкәлекләрен ачыклый.
P.S. Сигез бала каза күргән вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.