Хәвеф-хәтәр
22 декабрь 2023, 05:51

Кыш Бабай 24 катлы йорт түбәсеннән егылып төшкән

Кыш Бабай, көтмәгәндә күктән төшеп, балаларны сөендерергә һәм аптыратырга тиеш булган. 

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото: SHOT Telegram-каналы. 

Чиләбе өлкәсендә Кыш Бабай киемендәге сәнәгать альпинисты  24 каттан егылып төшкән.  Бу хакта Shot Telegram-каналы хәбәр итә. Телеграм-канал язуынча, Кыш Бабай киемендәге ир ихатада бәйрәм иткән  балаларны котлар өчен кинәт өстән очып төшәргә тиеш булган. Әмма, фаразлаулар буенча, ул моның өчен тәгаенләнгән махсус җепләрне бутаган яисә җеп беркетелмәгән булган. Табиблар аны коткара алмаган.

Бу хәл кич булган. Видеодан күренүенчә, йорт ихатасында балалар Кыш Бабайны чакыра башлый. Шул вакытта ул егылып төшә дә инде.  Моны күргән балалар  чиныйлар һәм кычкыралар...

Араларында бәләкәй балалар да булса, куркып калулары да бар.

Хәйран калырсың инде, нишләп балалар бәйрәменә шулкадәр катлаулы номерлар уйлап чыгаралар яисә кем аларга заказ ясый икән? Нигә ул ишектән чыкмый яисә машинадан төшми? Нәкъ күктән төшәргә дигәнме... Мәрхүмнең якыннары өчен нинди зур кайгы... 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас