Хәвеф-хәтәр
19 декабрь 2023, 13:58

Янгын аркасында бернисез урамда торып калган

Ут-күздән сак булыгыз. 

Каза күргән ирнең туганнары төшергән фото.Каза күргән ирнең туганнары төшергән фото.
Фото:Каза күргән ирнең туганнары төшергән фото.

Нуриман районының Салдыбаштамак авылында узган төндә теркәлгән  янгын нәтиҗәсендә йорт хуҗасы бернисез урамда торып калган. 61 яшьлек ирнең туганнар сүзләренчә, янгын төнлә чыккан.

“Бар да янып бетте. Без аңлавыбызча, янгын абзарда чыккан, аннары башка каралты-курага: мунчага, җәйге йортка, йортның үзенә таралган. Янгын сүндерүчеләрне көткән инде. Аягына галош кигән килеш калган ул, ничек бар, шулай өйдән йөгереп чыккан. Ялгызы яши иде хатыны өч ел элек үлеп китте. Пенсиядә. Бәлки, аңа йорты янган кешегә буларак вакытлыча булса да торак бирерләр иде, япа-ялгызы бернисез торып калды бит”, – дип сөйләгән “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына каза күргән ирнең туганы.

Абзарда электр чыбыгында кыска ялганыш чыккандыр дип фаразлыйлар, соңрак Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе моны төгәл ачыклаячак.

Сорау алу нәтиҗәсендә дознаватель йорт хуҗасының абзарда утны сүндермәвен ачыклаган. Янгын хакында соң белү һәм аның хакта соң хәбәр итү шундый нәтиҗәгә китергән. Мәгълүмат төнге икедә  килеп иреште. Иң якындагы ирекле янгын сүндерү командасы торак пункттан 9 км ераклыкта, моңа өстәп начар юл шартлары, бозлавык һәм буран да иде ул төнне”, – диләр янгын турында БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгынны Красный Ключ авылының 105нче санлы янгын сүндерүчеләре сүндергән, ярдәмгә шулай ук Яңа Күл һәм Байгилде авыл советларының ирекле янгын командалары да килгән.

Янгын 4*8 м  мәйдандагы бүрәнә йортны, 4*4 м  мәйдандагы такта веранданы, 4*6 м  мәйдандагы бүрәнә абзарны, 3*3 м  мәйдандагы мунча һәм 3*3 м мәйдандагы бүрәнәдән төзелгән мансардалы  җәйге йортны юк иткән.

Йорт та, каралты-кура  да агач бүрәнәләрдән һәм тактадан төзелгән,  җитмәсә, бер-берсенә терәп дигәндәй, янгын шуңа да тиз таралган”, – диләр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас