Хәвеф-хәтәр
19 декабрь 2023, 04:44

Суд утырышы вакытында үлгән

Менә бит... Бигрәк аяныч.

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Пермьдә яшәүче  ир Русия Пенсия фонды белән вакытыннан алда пенсия билгеләү турында суд тикшерүе вакытында вафат булган.

Ирнең тарихына Ura.ru игътибар иткән.

Дәгъвачының үлеме сәбәпле, суд эше туктатылган.

Ир судка «пенсияне яңадан караудан баш тартуны законсыз дип тануны» таләп итеп мөрәҗәгать итә.

Пермьдә яшәүче бу кешенең вакытыннан алда пенсиягә чыгарга нинди нигездә тырышканы төгәл әйтелми.

Менә бит... Бигрәк аяныч. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас