Хәвеф-хәтәр
19 декабрь 2023, 10:10

Бер яшьлек бала кар ашап агуланган

Менә сиңа мә! 

Лилия Гарипова.Лилия Гарипова.
Фото:Лилия Гарипова.

Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәрендә   бер яшьлек кыз бала химикатлы кар ашап агуланган.

78.ru порталы язуынча, бала кинәт үзен начар хис  иткән. Коты очкан ана тиз арада ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан. Медиклар сабый химикатлар белән агуланган дип аңлаткан. Авыр хәлдәге кыз баланы дәваханәгә алып киткәннәр.

Әни кеше  сөйләвенчә,  моңа кадәр ул кызы белән  тышта саф һава суларга чыккан булган. Кызы, көрткә егылып, кар ашаган. Полиция хезмәткәрләре вакыйганың башка сәбәпләре дә юкмы икәнлеген ачыклыйлар.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас