

Балашихада яшәүче 30 яшьлек ир бер ел эчендә шулкадәр күләмдә энергетик эчемлекләр эчкән һәм чак кына үлемнән калган. Ике атна дәвамында табиблар аның гомере өчен көрәшкән. Медклар аны теге дөньядан диярлек алып чыккан.
Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләүләренчә, яшь ир көн саен 2-3 банка дәртләндергеч эчемлекне эчкән. Ә ел ахырында үзен начар хис иткән. Ул, эче авыртуга зарланып, табибларга мөрәҗәгать иткән. Медиклар аңа ферментатив перитонит белән катлауланган кискен панкреатит диагнозы куйганнар. Эрен, ферментлар һәм күп күләмдәге сыекча турыга аның корсак куышлыгына бүленеп чыккан. Табиблар яшь иргә лапароскопия ясаган әм корсак куышлыгы аша дренаж куйганнар. Инфекция таралуын туктатканнар, әмма бу чир аркасында ирнең йөрәге, үпкәләре һәм бөерләре начар эшли башлаган. Ул 14 көн реанимациядә яткан, аның үлү ихтималын табиблар 70% дип бәяләгән.
Ирне коткара алганнар. Хәзер инде энергетиклар фанаты үзен әйбәт хис итә, ул дәваханәдән чыккан.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.