

Уфа районында бүген, 18 декабрьдә, автобус һәм йөк машинасы катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте төркәлгән. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, автобус салонында 33 кеше булган, шуларның 25е – балалар. Вакыйга урынына махсус хезмәтләр килгән. Автобус водителе һәм алты бала (6-9 яшьтәге) дәваханәләргә озатылган.
Алексеевка шоссесында Higer автобусы һәм “Шакман” йөк машинасы бәрелешкән. Балалар утырткан автобус Иглин районыннан Алексеевка авылындагы Карамель фабрикасына экскурсиягә юлланган.
Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, йөк машинасы водителе сулга борылыр өчен туктаган, ә аның артыннан хәрәкәт иткән автобус йөк машинасына барып менгән.
Калган балаларны Карамель фабрикасына өстәмә автобуста илтеп куйганнар. Бу вакыйгага прокуратура да игътибар иткән.
“Күзәтчелек ведомствосы вакыйганың барлык шартларын ачыклауны контрольдә тота, вакыйга урынына Уфа районы һәм Уфаның Ленин районы прокурорлары Сергей Воронов белән Руслан Усманов килде. Оештырылган тикшерү кысаларында прокуратура балаларны йөртү эшчәнлегенә, машина йөртүчеләрнең транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләрен тәэмин итү өлкәсендәге гамәлләренә бәя бирәчәк. Нигез булганда прокурор реакциясе чараларын күрү мәсьәләсе хәл ителәчәк", – дип хәбәр иттеләр БР Прокуратурасының матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru