Хәвеф-хәтәр
17 декабрь 2023, 17:32

Бала караватына түшәм ишелгән

Коточкыч! 

Санкт-Петербургта  даими рәвештә түбәдән су үтү сәбәпле бала караваты өстенә түшәм ишелгән. Бу хакта "Мегаполис" басмасы яза. 

Вакыйга  Мәскәү районы Сызрань урамының 18нче санлы йортында теркәлгән. Бәхеткә, бала ул вакытта бүлмәдә булмаган.

Түшәмнән күптән инде су тамып торган, ул йорт җиһазларын, идәннәрне һәм тәрәзә төбен шактый юешләткән. Гаилә ЧП турында идарәче компаниягә һәм авария хезмәтенә шалтыраткан, әмма беркем килмәгән, һәм бу проблема белән кызыксынып, аны хәл итәргә теләмәгән. 

Фатирда яшәүчеләр журналистларга соңгы дүрт ел эчендә түбәдән су агу сәбәпле әллә ничә тапкыр каза күрүләренә зарланган, алар төрле инстанцияләргә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Түбәне ямаганнар, әмма нәтиҗәдә  “бар да юкка булган”.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас