Хәвеф-хәтәр
16 декабрь 2023, 11:51

Алты гаилә түбәсез калган

Балалар әти-әниләрен уятып, тышка чыгып йөгергәннәр.

Алты гаилә түбәсез калганАлты гаилә түбәсез калган
Алты гаилә түбәсез калган

Иглин районының Тавтиман авылында электр үткәргечләренең төзек булмау сәбәплк төнге сәгать өчтә алты фатирлы йорт янган.

Ут капканын беренче булып балалар күргән. Алар әти-әниләрен уятып, бергә тышка чыгып йөгергәннәр. Аннары күршеләренә дә хәбәр биргәннәр. Ут тиз арада фатирларны ялмап алып, түбәгә үрмәли.

Янгынны 13 кеше һәм 5 берәмлек техника сүндерә. Моның өчен 3 сәгатьтән артык вакыт киткән. Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, ут өч фатирны көлгә очырган һәм торак йортның түбәсе бөтенләй янып беткән.

Хәзер йортта яшәүчеләрнең яшәү урыны турында мәсьәлә хәл ителә.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас