Хәвеф-хәтәр
15 декабрь 2023, 16:07

Уфада 10 яшьлек бала машина астында калган (Видео)

Тау шуганда ул кинәт юлга килеп чыккан. 

Уфада 10 яшьлек бала машина астында калган (Видео)Уфада 10 яшьлек бала машина астында калган (Видео)
Уфада 10 яшьлек бала машина астында калган (Видео)

Җомга,  15 декабрьдә, кичке сәгать 5ләр тирәсендә Уфада җиңел машинада китеп баручы 57 яшьлек водитель 10 яшьлек малайны бәрдергән.

Бу хәл Д.Юлтый урамындагы йорт каршында була. Республика Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бала таудан шуып, кинәт юлга килеп чыккан. Водитель туктап төлгерә алмаган, бәрдергән.

Бала исән калган, аны дәваханәгә алып киткәннәр. Әле исә тикшерү эше башланган.

Кыш - матур һәм күңелле вакыт. Һәммәбезгә шул мизгелнең кадерен белеп, файдалы итеп үткәрергә насыйп булсын иде. Балаларны тышка уйнарга чыгарганда хәвефсезлек кагыйдәләре турында алдан кисәтеп, аңлатып куярга онытмыйк. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас