

Чесноковка авылында чыккан янгыннан соң ике кеше гәүдәсе тапканнар.
Янгын турындагы хәбәр махсус хезмәтләргә бүген төнге сәгать икеләрдә хәбәр иткәннәр. Уфа шәһәре янгын сагы һәм Гадәттән тышхәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Демьян Бедный урамындагы бүрәнә йортта чыккан янгынны сүндерергә килгәннәр.
“Ярты сәгатьтән янгынны бераз басканнар, тагын 20 минуттан аны тулысынча сүндергәннәр. Кызганычка каршы, янгын хәрабәләрен җыештырганда һәлак булган ике кеше гәүдәсе табылган, аларның җенесе һәм шәхесләре ачыклана”, – диләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Янгын сәбәбе ачыклана. Вакыйга урынында ведомство дознавателе эшли.
Чыганак: bashinform.ru