2023 елда дөньяда кимендә 183 төбәк конфликты чыккан. Бу - соңгы 30 ел эчендә иң зур күрсәткеч. Бөек Британиянең Халыкара стратегик тикшеренүләр институты отчетында шулай дип бәян ителгән.
Отчетта раслануынча, 2022 ел белән чагыштырганда быел кораллы конфликтлар корбаннары саны 14 процентка арткан. Көчләүләр очраклары саны 28 процентка җиткән. Халыкара Кызыл Хач комитеты мәгълүматларына караганда, бүген дөньяда 450дән артык кораллы төркемнәрнең бер өлеше урыннарда яисә төбәктә өстенлек итә.
Тикшеренүчеләр эчке терроризмны, территориаль бәхәсләрне, җинаятьчел төркемнәрнең артуын һәм җинаятьчел көндәшлекне конфликтлар сәбәпләре дип атаган.
Төбәк конфликтларын чишә алмау - бүгенге геосәяси хәлләр торышының төп сыйфаты. Тикшеренүләргә ярашлы, Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) йогынтысы Оешма эченә кергән илләр арасында киеренкелек арту сәбәпле йомшарган. Хәвефсезлек советында эре державалар бер-берсенең резолюцияләренә аяк чала, бу исә уртак карарлар кабул итәргә комачаулый.