

Телеграм-канал хәбәр итүенчә, бу хәл Красноярск краенда булган. 30 яшьлек Вазира белән 39 яшьлек Фахриддин, кызлары авырып киткәч, табибка мөрәзҗәгать итми генә, үзләре дәвалый башлаган. Сабыйга цефтриаксон исемле антибиотик укол кадаганнар. Бу уколдан соң баланы көзән җыера башлаган һәм анафилактик шок башланган.
Баланы тиз арада хастаханәгә алып киткәннәр, әмма ул анда комага киткән һәм үлгән. Кызның әнисе – пешекче, әтисе таксида эшли. Табибка мөрәҗәгать итмәүләренең сәбәбе – хатын Русия территориясендә яшәргә рөхсәте булмаган.
Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.
Чыганак: tvknews.ru