Хәвеф-хәтәр
14 декабрь 2023, 06:41

Үсмер мәктәпкә барышлый югалган

Нәрсәдер булган инде...

Үсмер мәктәпкә барышлый югалганҮсмер мәктәпкә барышлый югалган
Үсмер мәктәпкә барышлый югалган

Екатеринбургта 15 яшьлек үсмер мәктәпкә барышлый таныш түгел бер кешегә машинага утырып киткән һәм бер атнага югалган. Малайны  эзләүләре турында аның туганы сөйләгән.

Хатын сүзләренчә,  күзәтү видеокамералары укучының Вторчерметтагыбер подъезддан чыгуын теркәгән. Соңгы тапкыр малайны Иваново шәһәрендә күргәннәр.

“Тверь яисә Иваново өлкәсендә булырга мөмкин. Беркем белән дә элемтәгә чыкмады”, – ди малайның туганы.

Югалган үсмер тулы дүрт балалы гаиләдә үскән. Ата-аналары белән яисә мәктәптә аның беркем белән дә кофликтка кергәне булмаган.

“Ул тыныч бала, аның хакта качар дип күз алдыбызга да китермәдек”, – ди үсмернең туган тиешле апасы. 

Малайны волонтерлар һәм полиция эзли, ди.

Әйе, балаларның күбесендә төрле гаджетлар бар, алар еш кына социаль челтәрләрдә теркәлгән, мессенджерларда аралаша. Шуңа кайчакта аларның  ниләр уйлауларын, нәрсәләр өчен  эчтән генә янып йөрүләрен, бәлки, борчылуларын хәтта иң якыннары да белми кала... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас