Хәвеф-хәтәр
13 декабрь 2023, 14:01

Дәрестә телефонына ут капкан

Электрон корылма утыргычка куелган булган.

Дәрестә телефонына ут капканДәрестә телефонына ут капкан
Дәрестә телефонына ут капкан

Вологда өлкәсе Череповец шәһәренең бер мәктәбендә дәрес вакытында укучы кызның смартфоны ут чыгарып яна башлаган. Электрон корылма утыргычка куелган булган. Бераздан ул төтен чыгарып яна башлаган.
Янгынны сүндергәннәр. Укытучы, 29 укучы белән, урамга чыгып коткаручылар килүен көткән. Ярый әле зур бәхетсезлек булмаган.

Фото: "АиФ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас