

Иркутскида күп бала анасы янган фатирдан коткарыр өчен ике бәләкәй баласын бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан.
Янгын Совет урамындагы биш катлы йортта чыккан. Янгын тарала башлаган бишенче кат фатирында 4, 7 һәм 9 яшьлек балалары белән ирле-хатынлы яшәгән.
Ана кеше тәрәзәдән җиде яшьлек кызын һәм дүрт яшьлек малаен аска ташлаган – балаларны янган йорттан чыгып өлгергән күршеләре тотып алган. Ахырда хатын үзе дә сикергән, тик уңайсыз егылган – табиблар аны коткара алмаган. Ире белән 9 яшьлек баласы да бик каты имгәнеп, үлгәннәр.
Күршеләре тотып алган балалар исән, алар әлеге вакытта реанимациядә. Фатирда чыккан янгынның сәбәбе – электр чылбырындагы кыска ялганыш. Җинаять эше кузгатылган. Нәтиҗәдә ике бала тома ятим калган...
Коточкыч фаҗига. Янгыннан да куркынычрак нәрсә бар микән дөньяда?
Чыганак: lenta.ru