

Учалы шәһәрендә Ленин урамындагы йортларның бересендә подъезд ишеге салкыннан шулкадәр туңган ки, кешеләр аны ачып чыга алмаган. Бу хакта йортта яшәүче кеше республика җитәкчесе Радий Хәбировның социаль челтәрләрендә язган.
“Һава температурасы -37 градуска җитә, – дип язган ир. – Бала иртән мәктәпкә барырга урымга чыга алмый. Кайтканда, янә подъезд ишеген ача алмый. Ул ишек һәрвакыт я туңа, я ябылмый. Ә подвалда һәрчак су”.
Учалы хакимияте әлеге зарга карата “урындагы идарәче компания – “Служба заказчика” – проблеманы белә" дип җаваплаган. Алар аңлатуынча, ишек ДВПдан эшләнгән һәм дымны тарта. Шуңа боз булып ката. Ишекне алдагы атнада цинк йөгертелгән материаллар белән тышларга вәгъдә иткәннәр. Подвалга килгәндә, анда чүп тыгылган булган, ул җыештырылган. Анда булган дымлылык һәм түбән температура да ишекнең бозлануына китергән.
Язма авторы ишекне тышлау гына проблеманы хәл итәчәгенә шикләнүен белдергән.
Ә сезнең ишекләр суыкка бирешмәдеме?