

Чиләбе өлкәсенең Аша районында ЮХХДИ хезмәткәрләре үлемечле юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.
Мәскәү- Чиләбе юлында, 1958 елгы водитель, “Лада Веста” автомобиле белән каршы як полосага чыга һәм алдындагы машинаны узып китәргә уйлый. Әмма ул үзенең бу адымының хәвефсезлегенә тулысынча ышанып бетмичә чыга һәм нәтиҗәдә каршы яктан килгән Ниссан-Хтрел автомобиленә бәрелә. Аннан бәрелешү нәтиҗәсендә “Вольво”га барып менә.
Бу фаҗиганең азагы бик кызганыч тәмамлана: юл-транспорты һәлакәте ясаган водитель дә, аның пассажиркасы да, шулай ук Нисссан-Хтрел автомобилендә китеп барган 1985 елгы водитель һәлак булалар. Ике хатынны хастаханәгә озатканнар.
Бу фаҗигадә һәлак булучы – Башкортстанның Салават районы Мурсәлим авылында яшәүче 38 яшьлек Альберт Солтанов. Ул әнисен Уфага хастаханәгә алып китеп барган булган. 20 ел водитель стажы булган, руль артында һәрвакыт әйбәт йөргән. Әмма бу юлы ул бернишли алмый: каршына килеп чыккан автомобильдән качып котыла алмый. Аның 5 һәм 7 сыйныфта укыган ике баласы ятим калган.
Чыганак:bashinform.ru/