Хәвеф-хәтәр
12 декабрь 2023, 07:23

Бирде суык кирәкне...

Бүген төнен бер районда -44,4 градус булган.

smartik.rusmartik.ru
smartik.ru

Бүгенге төн быелгы кышның иң салкын төне булгандыр, мөгаен. Һәрхәлдә, 46 ел элек булган рекордны үтеп киткәнбез.

Башгидрометтан хәбәр итүләренчә, 12 декабрьгә каршы төнен Уфа-Дим метеостанциясендә термометр баганалары -33,9 градус күрсәткән. Һава температурасының моңа кадәрге абсолют минимумы (-30,2 градус) 46 ел элек – 1977 елның 12 декабрендә теркәлгән.

Бүген республикада иң түбән температура – -44,4 градус – Белокатай районының Ямаш метеостанциясендә билгеләнгән. Республика буенча уртача температура -30, -39, урыны белән -27 градус булган.

Синоптиклар фаразынча, алдагы көннәрдә бераз җылыта башларга тиеш.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас