

Яңа Мәскәүдә немец овчаркасы коляскада йоклап яткан сабыйга ташланган. Бала авыр хәлдә дәваханәдә.
Фаҗига Сосенское биләмәсендә кичә кичен теркәлгән. 33 яшьлек ана өч айлык баласын ихатада коляскада калдырган да 2-3 минутка өйгә кереп чыккан. Ихатада иректә гаиләнең эте дә йөргән. Өйдән чыгуга овчарканың нәни малайны коляскадан сөйрәп чыгарып, карда аунатып, талавын күргән.
Бала реанимациядә. Аның эчендә, аркасында, аякларында күпсанлы яралар теркәлгән, баш миенә кан сауган. Кызганычка каршы, табиблар бернинди фаразлар бирми.
Ахырда балага һөҗүм иткән овчарканы питомникка алып китәчәкләре билгеле булды. Якын арада маэмайны аның элекке хуҗасы – овчарканың заводчигы – килеп алачак.
Эттән таланган баланың әнисе сүзләренчә, бу маэмайга – 3 яшь. Эт һәрчак ихатада иректә йөргән, бернинди агрессия дә күрсәтмәгән. Ана кеше баланы өйгә кереп чыкканчы2-3 минутка гына калдырган, чыгуына эт, баланы карда аунатып, тешләп маташкан. Сабыйга операция ясаганнар.
Эт бәйдә торырга тиеш тә бит, эхх...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.