

6 декабрьдә 28 кешелек туристлар төркеме (27 ир-ат һәм бер хатын-кыз) Хакасиядә каргизәрләрдә сәяхәткә чыгып китә. Бу – туристлар йөрми торган, гадәти булмаган юнәлеш була.
Буран чыга, туристлар барырга теләгән урыннарына килеп җитә алмый. Бераз вакыттан туристларның берсе спутник телефоны аша МЧСка шалтырата һәм давыллап искән җил аркасында адашканнарын, тайгада кунарга мәҗбүр булуларын әйтә. Әмма коткаручылар, җил котыру сәбәпле, аларны төнлә эзләргә чыгып китә алмый. Аларны бер көннән соң гына эзләп табалар. Ике кеше – 26 яшьлек Василий һәм 35 яшьлек Марат Зәкиев туңып үлгәннәр.
Соңыннан ачыкланганча, туристлар икегә бүленә. Бер төркемне, гид буларак, Хакасиянең элекке спорт министры Валерий Денщиковның улы, Василий алып барган. Ул юлны чистартырга китә, көчен исәпләп бетерә алмый – адашып үлә.
Икенче төркемдә гидлар булмый, Әлмәттән Марат Зәкиев шунда була да инде. Ул да һәлак була.
Марат Зәкиевның йөрәк белән проблемалары булган, дип яза «Мэш» Телеграм-каналы. Буран чыккач, аның паник атакасы башланган. Зәкиев нефть чыгару, йөк ташу, машиналарны арендага бирү белән шөгыльләнгән. Экстрим эзләп, ел саен Хакасиягә – «кыргый туризм»га йөргән.
«Кеше үлеменә китергән хезмәт күрсәтү» факты буенча җинаять эше кузгатылган. Туристларны бу турга әзерләүчеләрне җавапка тарттырырга мөмкиннәр.
Туристлар төшергән видеоларны сылтама аша карый аласыз.