

Уралда яшь ярымлык малай өйгә керә торган ишек төбендә туңып үлгән. Бу турыда ”Вести” каналы хәбәр итә.
Свердловск өлкәсенең Алапаевск шәһәре янында яшәүче кечкенә малай туган йортының чоланында салкында өшеп үлгән. Бала өй ишеген ачып керә алмаган.
Фаҗига 6 декабрьдә Катышка авылында була. Күп балалы гаилә яшәгән йортта теркәлгән бу вакыйга. Әтиләре вахта ысулы белән эшли, 4 баланы аналары карый. Кич белән әни кеше йоклап киткән. Ул яшь ярымлык улының өйдән чыгып китүен абайламый калган.
2022 елның апрелендә туган сабыйның өшегән мәетен ул иртән ишегалдында таба.
Җинаять эше ачылган. Бала салкында өшеп үлгән, дип фаразлана. Бу көннәрдә Свердловск өлкәсендә төнлә температура 40 градуска кадәр төшкән, диелә хәбәрдә.
Русия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, иртән иртүк бала өйдән салкын ишегалдына чыга. Аннары ул кире керер өчен ишекне ача алмый. Бу вакытта баланың анасы йоклый, ул баласы өйдә булмавын белми кала. Әни кеше өй алдына чыкканда, сабый өшеп үлгән була, диелә хәбәрдә.
Тәки аңлашылмый, сабый төнлә чыгып киткәнме өйдән, иртәнме?..
Хәер, ничек булса да, әнисе баланың юклыгын вакытында күрмәгәч, аның җаны фәрештә булып күкләргә очкан инде...
Чыганак: sverdlovsk.sledcom.ru