Хәвеф-хәтәр
7 декабрь 2023, 19:55

Уфада унга якын машина канализация суы астында калган

Зыян күргән автомобильләр кабынмаган, эвакуатор чакыртырга туры килгән. 

Уфада унга якын машина канализация суы астында калганУфада унга якын машина канализация суы астында калган
Уфада унга якын машина канализация суы астында калган

Канализация торбасыннан аккан су уннан артык машинага зыян салган. Беренче фаразлар буенча, бу балә һава температурасының кинәт үзгәрүе аркасында килеп чыккан.

Салават Юлаев проспектындагы парковкада дистәләгән машина зыян күргән. Канализация торбасы шартлау нәтиҗәсендә пычрак су астында калган машина хуҗаларының чагымнарын "Уфаводоканал" оешмасы каплатырга вәгъдә биргән. Тик, чынлыкта ничек булыр, вакыт күрсәтер.

Зыян күргән автомобильләр кабынмаган һәм хуҗалары, бу урыннан алып китү өчен, эвакуаторлар чакырткан.

Машина салонында канализация исенә чыдарлык түгел, дип зарланганнар водительләр.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас