

Белорет шәһәрендә кызамык чире тарала башлаган.
Әлегә бу чир 21 кешедә ачыкланган. Аларның барысы да диярлек – 18 яшькә кадәрге балалар. Өчесе – бер яше дә тулмаган сабыйлар, дип хәбәр итә район башлыгы Андрей Иванюта.
Аның сүзләренчә, иң беренче күпбалалы гаиләдән бер үсмер чирләгән.
“Ул, ихтимал, чирне Башкортстаннан читтә үткән чарада йоктырган. Тиздән гаиләдәге бар балалар да чирли башлаган. Ә алар – 10 кеше. Балаларга кызамыкка каршы прививка ясалмаган булган. Әти-әниләре шулай хәл иткән. Әле балалар Белорет район дәваханәсендә дәвалана, аларның хәле канәгатьләнерлек, өйләренә кайтырга әзерләнәләр”, – ди Иванюта.
Кызамык йоктырган балалар укыган мәктәпләрнең кайсыбер сыйныфларын дистанцион укуга җибәргәннәр. Шулай ук чирләүчеләр белән аралашкан балаларны да өйдә укуга күчергәннәр.
Районда кызамыкны бетерү буенча ведомствоара штаб төзелгән, эпидемиологик чаралар үткәрелә.
“Соңгы ике көндә чир йоктыру очраклары теркәлмәде. Инфекция таралуны тукта алырбыз дип ышанам”, – ди район башлыгы.
Кызамык (корь) – кискен йогышлы авыру, ул сулыш юллары, авыз куышлыгындагы лайлалы тышча, күзләр ялкынсыну, тимгелле таплар чыгудан гыйбарәт, аңа сулыш һәм ашкайнату органнарында катлауланулар хас. Бу авыруга китерә торган вирус фильтрлар аша узарга сәләтле һәм ул кешеләрне генә зарарлый. Кызамык вирусы кеше организмыннан тыш, һавада, кояш нурлары астында, коры шартларда бик тиз “үлә”. Шуңа күрә кызамык белән авырган кеше бүлмәсендә чисталык саклау, җилләтеп тору кирәк.