

Уфада 7 декабрьдән тәүге җитди салкыннар көтелә. Синоптиклар фаразлары буенча, кинәт -33 градускача суыту көтелә, урыны белән термометр баганалары -38 градускача төшәргә мөмкин. Бу уңайдан Гражданнарны яклау идарәсе начальнигы Руслан Шәйдуллин шәһәр хакимиятендә узган оператив киңәшмәдә Ратмир Мәүлиевка шәһәрдә югары әзерлек режимын кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
“Тиз арада документлар әзерләгез. Бүген үк төркемгә оешырга кирәк. Бу барлык коммуналь предприятиеләргә кагыла – “УИС” МУП, “БашРТС”, “Уфаводоканал” . Күреп торасыз, кар әллә ни күп түгел әле, бәлки, кайсыбер объектлар туңар да. Шуңа оператив рәвештә килеп туган проблемаларны хәл итүне сорыйм. Өстәмә Нугай авылын, электр белән тәэмин итүдә катлаулыклар булган шәһәргә караган башка ерак территорияләрне дә алдан ук әзерләгез. Барсына да әзер булырга!” – дигән Ратмир Мәүлиев.
Чыганак: bashinform.ru