Хәвеф-хәтәр
5 декабрь 2023, 09:55

Кыз бала кибеттән реанимациягә эләккән

Ул пакетындагы бәйләү энәләренә егылган. 

Санкт-Петербургта өченче класс укучысы әнисе белән кибеткә барганнан соң реанимациягә эләккән.

Сәүдә үзәгеннән чыкканда кыз баланың  аягы таеп киткән. Ул яңа гына сатып алган бәйләү энәләре салынган пакетка  күкрәге белән егылган. Күкрәге яраланган баланы ашыгыч ярдәм дәваханәгә алып киткән. Сабыйның гомере өчен медиклар көрәшә.

Коточкыч. Бәла аяк астында дип юкка әйтмәгәннәр, күрәсең. Берүк савыга күрсен инде.т

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас