

Кырмыскалы районының Кырмыскалы авылындагы бер мәктәптә сигезенче һәм җиденче сыйныф укучылары арасында конфликт чыккан.
“Әлегә ачыклануынча, 7 сыйныф укучысы мультитулдагы пычагы белән 8 сыйныф укучысын җәрәхәтләгән. Җәрәхәтләнгән укучыга ярдәм күрсәткәннәр. Полиция хезмәткәрләре Русия Тикшерү комитетының төбәктәге идарәсе белән вакыйганың нечкәлекләрен ачыклыйлар. Дөрес булса, конфликт шул ук мәктәптә белем алган үсмерләрнең уртак танышы – 8 сыйныфта укучы кыз – аркасында чыккан. Моңарчы укучыларның берсе дә исәптә дә тормаган”, – дип хәбәр итәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, күзәтчелек ведомствосы вакыйга буенча тикшерү оештырган. Каза күргән укучыны дәваханәгә озатулары билгеле. Җәнҗал сәбәпләрен ачыклау өчен мәктәпкә район хакимияте башлыгы Марсель Яһүдин килгән.
Бала-чага бигрәк батырайды хәзер. Аллаһ сакласын. Барлык балалар акыллы, тәүфыйклы һәм иманлы булып үссеннәр иде...
Чыганак: bashinform.ru