Хәвеф-хәтәр
5 декабрь 2023, 16:35

Хатынының машинасын кардан этеп чыгарганда үлгән

Эх, гомерең кайда өзеләсен алдан белсәң иде...

Ләйсән Каспранская.Ләйсән Каспранская.
Фото:Ләйсән Каспранская.

Мәскәүдә яшәүче ир, хатынының машинасын кар көртеннән этеп чыгарганда үлгән. Артык көчәнеп,  ул эпилепсия өянәге кичергән.

78 яшьлек пенсионерның фаҗигале үлеме башкаланың Тверская районында теркәлгән.  Фадеев урамындагы ихатадан чыкканда ул ирен үзенең малолитражкасын этеп җибәрүен үтенгән. Машина эткәндә ирнең эпилепсия өянәге башланган.

Хатыны шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан, медиклар килгәнче ул ирен һушына китерергә тырышкан, әмма булдыра алмаган. Пенсионер табиблар килгәнче үлгән.

Күптән түгел ир коронавирус кичергән булган. Аннан соң булган өзлегүләр эпилепсия өянәген катлаулатырга да мөмкин, дип фаразлыйлар. Үлемнең төгәл сәбәбен белгечләр билгеләячәк.

Менә бит, гомерең бетсә, машина эткәндә дә үлеп китәрсең... Хәер, мәрхүмнең яше дә булган инде. 

Чыганак: SHOT  Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас