Хәвеф-хәтәр
5 декабрь 2023, 08:57

Аскын районы мәктәбендә котельная шартлаган

Бик аяныч...

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, бүген иртәнге 8.30 сәгать тирәсендә Аскын районының Солтанбәк авылы мәктәбе  котельнаясында ике котелның берсендә  шартлау тавышы яңгыраган. Нәтиҗәдә 51 яшьлек оператор һәлак булган,  котельная бинасы өлешчә җимерелгән.

Вакыйга урынына район прокуроры Нияз Фәезов килде. Шартлау сәбәпләре ачкланачак, сәнәгать һәм янгын хәвесезлеге турындагы законнарның үтәлешенә бәя биреләчәк. Нигез булган очракта тиешле карарлар кабул ителәчәк”, – диләр БР Прокуратурасында.

Бүген белем бирү процессы туктатылган, дәресләрне тулысынча элекке режимга кайтару  һәм бинага җылылык җибәрү мәсьәләсе әлегә хәл ителә.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, авылның Үзәк урамында урнашкан котельнаяда пар-һава катаншмасы шартлаган, мич ягып җылытылган  бер катлы панель бинада арытаба янгын чыкмаган.

Котельная операторы  җитди җәрәхәтләр алган, аны дәваханәгә озатканнар. Кызганычка каршы, ул үлгән. Мәктәптә барлыгы 40 бала белем ала”, – диләр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас