Хәвеф-хәтәр
3 декабрь 2023, 19:26

Әнисе ахирәтенә җибәрмәгәч, үсмер тәрәзәдән сикергән

Өченче кат тәрәзәсеннән...

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Мәскәүнең Сокол районында әнисе ахирәтенә җибәрмәгәнгә күрә укучы кыз өченче кат тәрәзәсеннән сикереп чыгып киткән.

14 яшьлек үсмер кыз белән әнисе арасында җәнҗал чыккан. Укучы кыз түгәрәккә барыр урынга дусты белән очрашырга теләгән, әнисе исә аңа моны тыйган. Үсмер, әнисенә җавап итеп, бүлмәсендә бикләнгән.

Укучы кыз бүлмәсендә бикләнеп озак тора алмаган.  Телеграм-каналларда язуларынча, ул фатирдан  тәрәзә аша сикереп чыгарга уйлаган. Беләсездер инде, соңгы көннәрдә Мәскәүдә бик күп кар яуды. Шуңа да кар көртләре кызның сикереп төшүен “йомшарткан”. Дөрес, ул аркасында җиңелчә авырту тойган, әмма артык борчылмаган. Иң мөһиме өйдән чыга алу булгандыр, күрәсең.

Дус кызында кунакта чакта ул үзенең өйдән качу тарихын сөйләп биргән. Ахирәтенең әнисе аны полиция бүлегенә илткән. Полиция бүлегендә аңа умыртка сөягенең компрессион пәвештә сынган (арка миенә зыян килмичә сыну)  дигән шик белән  ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Моннан тыш үсмернең гаиләсен исәпкә куярга мөмкиннәр.

Хәзерге яшьләргә карыйм-карыйм да... хәйран калам. Безнең заманда никтер ата-аналар сүзен исәпкә алмау уйда да юк иде, аларны тыңламаска мөмкин дигән нәрсә башка да кереп чыкмый иде. Әлбәттә, бар иде инде тәртипсез балалар да, үсмерләр дә. Гаиләләр дә төрле иде. Әмма күпчелек очракларда барыбер өлкәннәр сүзен санлый идек бит. Хәер, хәзер заман икенче шул, яшьләр дә... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас