

Геленджикта бер ир “гасыр давылы”ннан соң йортын киптермәкче булган һәм якын-тирәдәге 10 бинаны көлгә әйләндергән.
Русиянең көньягындагы коточкыч давылдан соң Бетта хуторында яшәүче ир җылыткычын кабызган. Кыска ялганыштан соң тиз яна торган материаллардан төзелгән йортка ут капкан. Әлеге дә баягы көчле җил аркасында ялкын яшен тизлегендә күршеләр йортлары һәм каралты-кураларына күчкән.
Янгын белән 21 кеше һәм 7 янгын сүндерү машиналары көрәшкән. Дүрт торак ихатада 10 бина зыян күргән. Бәхеткә, янгын корбаннары теркәлмәгән. Бу хәбәр социаль челтәрләрдә таралган иде.
Соңрак рәсми чыганакларда язуларынча, чынында ялкын 10 түгел, 4 бинаны юкка чыгарган. 4 булса да бик аяныч инде, бар да кеше тырышлыгы белән төзелгән бит. Аллаһ сакласын, бәла аяк астында.
Чыганак: kommersant.ru