

Шушы көннәрдә Кропачево-Мәсәгуть-Әчит юлында үлемечле фаҗига булды.
ВАЗ-2114 машинасы руле артында утырган 2003 елгы водитель, идарәне югалтып, каршы полосадан килгән “Скания” йөк автомобиленә барып бәрелә.
Авария нәтиҗәсендә җиңел машина икелә бүленә, дияргә була. 2002 елгы пассажир кыз дәваханәдә җан бирә. Водитель артык зыян күрми. Аны соңыннан өенә кайтарып җибәрәләр.
Пассажир кыз – Мәчетле районының Түбәнге Бобино авылыннан, водитель – Мәсәгутьтән. Яшьләр 15 декабрьдә туй уйнарга тиеш булганнар, шимбә Бобино авылындагы туганнарына барырга чыкканнар. Әмма барып җитә алмаганнар, дип яза “Юрүзән” гәзите.
Водительне хәвефсезлек каешы саклап кала. Пассажир да каешын эләктергән була. Әмма, кызганычка, машинаның ул утырган ягы бәрелә...