+21 °С
Болытлы


Бөре шәһәрендә юл инспекторлары 55 яшьлек ир-ат идарә иткән «Дэу Нексия» автомобилен туктаткан.
Документларын тикшергәндә шоферның таныклыгы ялган икәнлеге ачыкланган. Хезмәткәрләр ЮХХДИ мәгълүмат базасында йөртү таныклыгы номеры буенча башка фамилияле кешенең чыгуына игътибар иткәннәр.
Баксаң, ялган "права"ны ул быел август аенда интернет аша сатып алган икән. Ләкин, озак игелеген күрә алмаган, тотылган. Аны шунда ук полиция бүлегенә тикшерү өчен алып киткәннәр, ә автомобилен махсус автостоянкага илткәннәр.