+22 °С
Яңгыр


Мәскәүдә бер ханым балконда ачы суыкта коры халат белән басып калган. Аны фатирына... песиләре кертмәгән.
61 яшьлек ханым тиз генә әйбер алырга дип балконга чыга һәм песиләре артыннан балкон ишеген төртеп яба. Ханым башта балкон ишеген үзе генә ачып фатирга керергә маташкан, әмма өши башлагач тәрәзәдән ярдәм сорап кычкыра башлаган. Ярый урамда үтеп баручылар коткаручыларны чакырган. Коткаручылар фатир ишеген ватып кереп, балконны ачканнар.
Дөнья булгач шулай да була икән.
Чыганак: lenta.ru