Хәвеф-хәтәр
1 декабрь 2023, 05:17

Балага коткаручыларны чакырганнар

Әнисе ярдәм итәргә тырышкан, тик булдыра алмаган. 

Балага коткаручыларны чакырганнарБалага коткаручыларны чакырганнар
Балага коткаручыларны чакырганнар

Учалыда яшь ярымлык бала горшок өчен тәгаенләнгән пластик урындыкны башына кигән дә, сала алмаган.

Баланың әнисе ярдәм итәргә тырышкан, тик сабыйның башын берничек тә чыгара алмагач, коткаручыларны чакырган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре килеп, пластик урындыкны кискәләп, сабыйны азат иткәннәр.

"Ашыгыч ярдәм" табиблары да чакырылган булган, алар баланы караган.  Бәхеткә, сабый зыян күрмәгән, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас