

Мәскәүдә 14 яшьлек укучы кыз, ОРВИ йоктырырга куркып, агулану белән реанимациягә эләккән.
Кызны ашыгыч ярдәм белән дәваханәгә алып киткәннәр. Табиблар аңа “вирусларга каршы препаратлар белән кискен агулану” диагнозын куйганнар. Медиклар үсмернең ашказанын вакытында юдырып өлгергән. Әле аның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни янамый.
Укучы кызның әтисе сөйләвенчә, вирусларга каршы препаратлар баланың бүлмәсендә булган. Үсмер аны еш кына профилактика максатында эчкән. Ата белән ана моңа артык игътибар итмәгәннәр. Полиция тикшерү эше башлаган.
Чыганак: lenta.ru