

Мәскәүдә яшәүче ир очраклы рәвештә 13 яшьлек үги кызының фахишәлек белән шөгыльләнүен белеп калган.
Телеграм-каналларда язуларынча, 47 яшьлек ир, талаучы һәм караклардан куркып, гаиләсенә әйтмичә фатирда хәвефсезлек системасы, шул исәптә видеокүзәтү камералары да урнаштырган. Эштә чагында ул мобиль кушымта аша фатирын күзәтеп торган. Һәм бермәл үги кызының кемгәдер шалтыратып, интим видео һәм фотоларын, шулай ук башка хезмәтләр дә (нинди икәнлеге әйтелмәгән) тәкъдим итүен күргән. Чираттагы шундый бер шалтыратудан соң үсмер кыз каядыр җыенып чыгып киткән. Кызның үги әтисе бу очрак турында хатынына сөйләгән. Өйдә өлкәннәр үсмер белән сөйләшергә, телефонын тикшерергә теләгәннәр, әмма укучы кыз үз-үзенә кул салу белән янаган. Аптыраган ир полициягә мөрәҗәгать иткән. Тикшерү оештырылган.
Чыганак: lenta.ru