

Красноярскида 15 яшьлек кыз ахирәтенә куна барырга дип әнисеннән сораган да юкка чыккан. Ана кеше кызының үтенеченә каршы килмәгән һәм ризалашкан. Иртән кызына трубканы алмаган, соңрак мәктәптән шалтыратып, үсмернең дәрескә килмәве турында хәбәр иткәннәр. Коты очкан ана кызының ахирәтенә киткән. Әмма ахирәтенең картәнисе укучы кызның аларга бөтенләй килмәве турында әйткән. Шул арада нишләргә белмәгән ана бертуктаусыз кызына шалтыраткан, әмма уңышсыз. Шуннан гына ул полициягә гариза язган. Полициядә исә хатынның үзенә карата Эчке эшләр органнарына балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча ата-аналарның бурычларын үтәмәве турындагы маддә буенча вакытында мөрәҗәгать итмәгән өчен протокол төзегәннәр.
15 яшьлек укучыны эзләүгә оперативниклар һәм волонтерларны җәлеп иткәннәр, кызга шәһәрнең тышкы нарядларына ориентировкалар җибәргәннәр. Үсмер кызның үзе белән телефоны булган.
Э-х-х, шушы үсмерләрне. Күпме кешене аякка бастырып, әти-әниләрен коткыга салалар бит. Берүк исән-сау була күрсен инде.
Чыганак: lenta.ru