Хәвеф-хәтәр
28 ноябрь 2023, 20:11

Берәдәк эт урамда бер хатынга ташланган

Бу хәл Благовещенскида булган. 

"Панорама" гәзите сайтыннан."Панорама" гәзите сайтыннан.
Фото:"Панорама" гәзите сайтыннан.

Благовещенскида яшәүче Алёна Кайбышева баласын мәктәпкә озата барган.  “Панорама” гәзите мәгълүматы буенча, өйгә кайтканда хатынга кинәт сукбай эт һөҗүм иткән. Ана кеше куркышыннан селкенә дә алмаган,  эт исә аның аякларын тешли башлаган. Бар көчен җыеп, Алёна: “Коткарыгыз!” – дип кычкыра һәм мәктәп ягына табан йөгерә.  Бу вакытта аны тугызынчы сыйныфта укучы Тихон Баизов күреп кала. Ул, хатынны үз гәүдәсе белән каплап, этне алмаш аяк киеме капчыгы белән аны куркыта һәм  куып җибәрә.  Алёнаны бинага кадәр озатып куя.

“Хәзерге заманда  берәр гадәттән тыш хәл булса, яшьләр  “лайклар” һәм караулар җыяр өчен тизрәк вакыйганы телефонга төшерергә омтыла. Ә бу малай миңа ярдәмгә ташланды. Ул гади укучы, бу хәлдән соң тыныч кына дәрескә китте. Безнең заманның, безнең чынбарлыкның чын герое ул”, – ди Алёна.

Соңрак Алёна Тихонның гаиләсен барып күргән, ул Тихонның әти-әнисенә улларына лаеклы тәрбия биргәне өчен рәхмәт әйткән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас