Хәвеф-хәтәр
28 ноябрь 2023, 14:22

Нуриман районында әнисе белән кызы һәлак булган

Эх, шушы юл газаплары...

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Нуриман районында бүген ике кеше үлеменә китергән авария теркәлгән.  БР буенча ЮХХДИдә билгеле булганча,  көндез  Уфа – Иглин – Красная Горка – Павловка юлыннан хәрәкәт иткән “Киа Рио” водителе “ВАЗ-21213”  белән бәрелешкән.  Кызганычка каршы, 37 яшьлек хатын һәм аның 7 яшьлек кызы һәлакәт урынында ук үлгән. “ВАЗ” водителен дәваханәгә озатканнар.

Юл һәлакәте урынына полиция һәм башка хезмәтләр килеп җиткән. Авария сәбәпләрен ачыклар өчен республика дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Владимир Севастьянов үзе килгән. Моннан тыш, бала гомере өзелгән авария урынына Нуриман районы хакимияте башлыгы Денис Муховиков да килгән. Тикшерү оештырылган.

Соңгы көннәрдә яуган бозлы яңгырлар юлларда коточкыч бозлавык барлыкка китерде. Җәяүлеләр дә, рульдәгеләр дә, берүк сак булыгыз! 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас